2022 елның 1-2 апрелендә Екатеринбургтагы Б.Н. Ельцинның Президент үзәге мәйданчыгында ҖӘЙ-2022 халыкара туристлык күргәзмәсе узачак. Күргәзмәне Россия туристлык индустриясе берлеге, Свердловск өлкәсе Инвестицияләр һәм үсеш министрлыгы, Екатеринбург шәһәре администрациясе, Урал туристлык берләшмәсе рәсми рәвештә хуплый һәм ул Россиядә иң эре төбәк туристлык күргәзмәсе дип таныла.
ҖӘЙ-2022 күргәзмәсе кысаларында «Инклюзив туризм», «Эчке туризм һәм туризм турындагы ФЗдагы үзгәрешләр» кебек конференцияләр уздыру планлаштырыла һәм «Туризмда хатын-кыз» дигән чара беренче тапкыр узачак.
Күргәзмә яңа туристлык хезмәтләре һәм продуктларын алга җибәрү, компаниянең имиджын формалаштыру өчен ышанычлы платформа булачак. Бу исә, үз чиратында, потенциаль туристларның киң даирәсен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмәнең эшлекле программасы, Урал туристлык операторлары белән очрашулар һәм башка мөмкинлекләр Урал Федераль округында файдалы эшлекле элемтәләр булдыруга ярдәм итәчәк.
Теркәлү өчен:
http://www.expo-com.info/el-bilet1
Катнашу буенча сораулар туса, күргәзмәне оештыручыга мөрәҗәгать итә аласыз:
«ЭКСПОКОМ.ИНК» компаниясе
Телефон: +7 (343) 379-38-48
E-mail: direct@uat1996.ru