«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән 2022 елның 12 гыйнварында «Safe Travels. Чикләрсез дөнья» дип аталган халыкара куркынычсыз сәяхәтләр программасының «Конференц-үзәкләр, очрашу һәм чаралар үткәрү урыннары» категориясендә рәсми катнашучы буларак билгеләнде.
World Travel&Tourism Council (WTTC) сәяхәтләр һәм туристлык буенча бөтендөнья советы 2020 елда пандемиягә бәйле рәвештә, сәяхәтләр куркынычсызлыгы өлкәсендә беренче глобаль тәкъдим белән чыкты. Ул туристлык индустриясен торгызу өчен бердәм стандартлар һәм санитария-гигиена кагыйдәләренең гамәлгә ашырылуы турында иде.
Беркетмәләр һәм стандартлар эшләү сәяхәтләр һәм туристлык өлкәсендә беренче унлыкка кертелгән тармак белгечләре, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә оештырылды, аңа конференц-үзәкләр һәм MICE кертелде.
Турист өчен «Safe Travels» билгесе куркынычсызлык гарантиясен һәм оешманың сәяхәт куркынычсызлыгы буенча бердәм халыкара стандартларны үтәвен аңлата.
«Казан Экспо» WTTC инициативасын хуплый һәм әлеге гарантияләрне тәэмин итүдә берләшмәнең төп катнашучыларыннан берсе булуына шат. Программада катнашу һәм туристлык, кунакчыллык өлкәсендә халыкара сертификатка ия булу Татарстан Республикасында чит ил кунаклары санын арттырырга ярдәм итәчәк.