ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында вакантлы вазыйфаларны биләүгә документлар кабул итү дәвам итә

2022 елның 11 феврале, җомга

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында вакантлы вазыйфаларны биләүгә документлар кабул итү дәвам иттерелә:

финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлегенең әйдәп баручы белгече https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/72ff3f82-057d-ec11-afec-0a94ef943a49

финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлеге җитәкчесе https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/db52226e-097d-ec11-afec-0a94ef943a49

«Туристлык индустриясен үстерү» бүлеге вазыйфалары төркемен әйдәп баручы https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/0b517d44-0f7d-ec11-afec-0a94ef943a49

 

Бәйгедә катнашу өчен документлар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00-18.00 сәгатьләрдә) 2022 елның 25 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр кабул ителә.

Бәйге 2022 елның 2 мартында үтәр дип көтелә.

Тест узу өчен Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 йортка, Дәүләт комитетының бәйге комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә үтү өчен Казан шәһәре М. Горький урамы, 19 йортка килергә кирәк.

Документлар кәгазьдә чыганакларда да, электрон рәвештә дә кабул ителә. Документларны электрон рәвештә тапшыру «Дәүләт хезмәте һәм идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша гына башкарыла ала: https://gossluzhba.gov.ru

Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International