Россия эчендәге чартерларны субсидияләү турында карар имзаланган

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында җитди кыенлыкларга юлыккан туристлык тармагына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 2022 елда туристлык операторларына Россия эчендәге чартер рейсларын оештыруга субсидияләр биреләчәк. Карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Эчке маршрутларда эшләүче компанияләргә федераль субсидияләр бирү тәҗрибәсе 2021 елдан башланып китте. Әлеге акчалар ярдәмендә алар ил эчендә пакет турлары буенча рейслар оештыруга тотылган чыгымнарның 50% ка кадәр өлешен кире кайтара алган. Хәзер мондый ярдәм чарасы ел саен булачак һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

2022 елда субсидияләр өчен 1,2 млрд.сум акча бүленеп биреләчәк.

«Россия шәһәрләренә оештырыла торган пакетлы турларга бәяләр арзанрак булачак һәм безнең гражданнар ил буйлап сәяхәт итү өчен мондый мөмкинлекләрдән файдаланыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үткән Михаил Мишустин.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның сентябрендә Федераль туризм агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән TUI Россия туристлык операторы Мәскәүдән Казанга чартер рейслары чылбырын оештырган иде. Чылбыр 13 сентябрьдә башланып, 31 декабрьгә кадәр яңа ел программасы белән дәвам итте.

2022 елның апрелендә Санкт-Петербург-Казан-Санкт-Петербург чартер рейсларын тоташтырып, программаны дәвам итү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International