Мордовия Республикасының туристлык эшкуарлыгы вәкилләре Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре белән танышты

2022 елның 4 феврале, җомга

4 февральдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Казан – Саранск туры авиарейсын  zoom-презентация формасында тәкъдир итү кысаларында Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим итте.  Ул Татарстан Республикасының транспорт мөмкинлекләренә бәйле туристлык потенциалы һәм төбәкнең туристлык мөмкинлекләре турында сөйләде.

Шулай «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең коммерция директоры Станислав Козленко, Мордовия Республикасының Икътисад, сәүдә һәм эшкуарлык министры урынбасары Марина Жулина, «Стандарт булмаган сәяхәтләр студиясе» ҖЧҖ директоры урынбасары Светлана Луконина һәм «Юнион» Халыкара алмашу үзәге ҖЧҖнең эчке туризм бүлеге менеджеры Марина Афонькина һәм  туристлык операторлары презентацияләр белән чыгыш ясады.

Мәгълүмат өчен: 2 гыйнварда «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Мордовия башкаласына туры рейс ачып җибәрде, атнага ике тапкыр, ягъни җомга һәм якшәмбе көннәрендә очышлар ясау каралган. Бер якка очу бәясе 2 800 сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International