Туристлык кешбэгының беренче ике атнасы халыкның ил буенча сезоннар арасында да, бигрәк тә турыдан-туры дәүләт ярдәме булганда, актив рәвештә сәяхәт итүләрен күрсәтте. Аның буенча ихтыяҗ динамикасы, узган этапларга караганда, уртача 2 тапкырга югарырак дип исәпләнә, һәм тулаем ил буенча алганда, турлар сату, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 50% ка диярлек арткан.
Туристлык кешбэгының яңа этабында 662 туристлык операторы, 69 агрегат, 3329 урнаштыру чарасы катнаша. Туристлар өчен 2 миллионнан артык тәкъдим бар.
Татарстан Республикасыннан 73 кунакханә, 24 шифаханә һәм ял базасы, 11 туристлык операторы катнаша
Бүгенге көндә 200 меңгә якын турист 5 млрд.сумнан артык акча сарыф итеп турлар һәм кунакханәләрдә яшәү мөмкинлеген сатып алган. Туристларның «МИР» карталарына 1 миллиард сумга якын акча кире кайтарылган.
Федераль туризм агентлыгы мәгълүматларына караганда, мәдәни-танып белү юнәлешендә ял итү өчен туристлар Казан, Краснодар крае, Кырым, Калининград өлкәсе, Пермь крае, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләре, Санкт-Петербург, Мәскәүгә һ.б. бара.
Сәламәтлеккә басым ясалган шифаханәләргә бару аеруча актуаль. Моңа Сочи һәм Кырым, Кавказ Минераль Сулары, Алтайдагы Белокуриха шифаханәләре һәм Башкортстан һәм Төмән өлкәләрендә урнашкан Уралдагы шифаханә комплекслары керә.
Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте Россия буенча уңайлы сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Кешбэклы турларны сатуның яңа этабы 2022 елның 18 гыйнварында Мәскәү вакыты белән төн уртасында башланып китте һәм ул 2022 елның 12 апрелендә 23:59 сәгатьтә тукталыр дип планлаштырыла. Әгәр бюджет билгеләнсә, аның алдан тәмамлану мөмкинлеге дә бар. Сәяхәткә 18 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр, круизга навигация башыннан алып май азагына кадәр барырга мөмкин.
2022 елда Туризм буенча илкүләм проект кысаларында туристлык кешбэгы программасын гамәлгә ашыру өчен 5 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Аның 56% язгы сату этабына, калганнары – көзгә планлаштырылган. Әгәр акча турлар сатудан иртәрәк бетсә, язга программа туктатылачак.
Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайта. Аның максималь суммасы – 20 мең сум. Сәфәр өчен МИР картасы аша онлайн түләргә кирәк. Бер картадан чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә була. Теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Программада кунакханәдә 2 төннән башлап яшәү каралган.
Туристларга уңайлы булсын өчен, Федераль туризм агентлыгы һәм Гомумроссия халык фронты туристлык кешбэгы программасы мәсьәләләре буенча шалтырату үзәге булдырды. Телефон номеры – 8-800-200-34-11. Линия Мәскәү вакыты буенча 08:00-20:00 сәгатьләрдә эшли.
2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристлык кешбэгы программасы моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булып тора, аның аша бер үк вакытта туристларга да, эшкуарлыкка да ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әлеге чара тармакта иң нәтиҗәлесе булды, һәм экспертлар бәяләвенчә, ул эчке туризмны торгызуга ярдәм итте. 2021 ел башыннан алып программадан 1,7 млн. россияле файдаланган, алар кунакханәләрдә яшәү һәм турлар сатып алу өчен 34 млрд.сумнан артык акча тоткан, кешбэк рәвешендә турыдан-туры аларның карталарына 6,7 млрд. сум акча кире кайткан.
Кунакханә-туристлык өлкәсендә катнашучылар һәм төбәк экспертлары бәяләмәләре буенча, программа югары дәрәҗәдәге социаль-икътисади нәтиҗәлелек күрсәтте:
- элегрәк ил эчендә ял итәргә планлаштырмаган яңа туристларны җәлеп итте. Әйтик, эксперт нәтиҗәләре буенча, төп туристлык кешбэгыннан файдаланган туристларның кимендә 50%ы ил буенча сәфәрләргә программа ярдәмендә генә барырга карар кылган;
- балалары булган гаиләләр өчен ил буйлап сәяхәт итү мөмкинлеген арттырды. Уртача алганда, программа буенча һәр транзакциягә 2,2 кеше туры килә – аларның 25 проценты балалар;
- төбәк икътисадына сизелерлек дәрәҗәдә уңай йогынты ясады. Программаны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә, түбән туристлык сезоны вакытында, туры һәм турыдан-туры булмаган нәтиҗәлелеккә ия 70 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта яңа эш урыннары да булдырыла;
- «пляжсыз» юнәлешләргә һәм сәяхәт төрләренә – экотуризм, актив ял, круизлар, мәдәни-танып белү сәфәрләре һ. б. ихтыяҗ арта. Ерак Көнчыгыш, Себер, Россиянең төньяк өлеше, Арктика һ.б. кебек юнәлешләргә сәяхәт итү зур популярлык казанды. Элегрәк әлеге юнәлешләргә сәяхәт итү бәясе кыйммәт иде. Төбәккә карап, аларның популярлыгы 5 тән алып 40 процентка кадәр үсте;
- традицион түбән туристлык сезонында, инфраструктура үзгәрешсез торганда, турисларны җәлеп итүчәнлекне арттырырга һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм итте. Шулай итеп, төбәкләр бәяләвенчә, язын һәм бәрхет сезонында (сентябрь-октябрь айларында) кунакханәләрне броньлау дәрәҗәсе 80% артып киткән. Бу Программа белән дә бәйле. Бу ел әйләнәсендә төрле юнәлешләрдәге, шул исәптән Россиянең көньягындагы ялларны оештыру өчен дә мөһим булып санала;
- кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итә: Программа барышында (176 көн дәвамында) сатылган турларның күләме әлеге предприятиеләрнең еллык әйләнешенә тигез була;
- Россиянең төп диңгез һәм елга маршрутлары буенча круиз туризмы башланып китә. Круиз кампанияләре бәяләвенчә, круиз турларына ихтыяҗ, пандемиягә кадәр булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 30 процентка арткан, шуңа бәйле рәвештә өстәмә маршрутлар эшләнә башлаган һәм навигация сезонының вакыты арттырылган.