РФ ХӨКҮМӘТЕ 2022 ЕЛГА КҮЧМӘ ТУРИЗМ ӨЛКӘСЕНДӘ ТУРИСТЛЫК ОПЕРАТОРЛАРЫНА ЯРДӘМ ИТҮ ЧАРАЛАРЫН РАСЛАДЫ

2022 елның 4 феврале, җомга

Россия Хөкүмәте 2022 ел өчен туристлык операторлары берләшмәсенең резерв фондына кертемнәрне гамәлдән чыгаруны озайту һәм шәхси җаваплылык фондында акча тотып калуларны киметү кебек ярдәм итү чараларын раслады.

2022 ел өчен резерв фондына, алдагы пандемия елларындагы кебек үк, кертемнәр, асылда, кире кайтарылачак һәм символик 1 сумга тигез булачак. 2022 ел өчен туристлык операторларның шәхси җаваплылык фондына кертемнәр 4 тапкыр кыскартылачак һәм күчмә туризм өлкәсендә туристлык продуктының гомуми бәясенең 0,25% тәшкил итәчәк.

Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе Зәринә Догузова болай диде:

«Чара туристлык опреаторлары базарының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән, чөнки коронавирус пандемиясе дәвам итә, ә туристлык тармагы әле кризиска кадәр булган күрсәткечләрен кайтара алмаган.

Дәүләт тарафыннан гамәлгә кертелгән туристлык операторларына ярдәм итү чаралары массакүләм банкротлыкка чыгудан котылырга мөмкинлек бирде, ә коронавирус аркасында гамәлгә ашырылмаган турлар буенча туристлар алдында бурыч 80% ка кимеде. Туристлык операторларның туристлар алдында булган барлык бурычлары үтәлсен өчен, бу эш дәвам итәчәк».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International