Иванов «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектның Татарстанга ничек йогынты ясавы турында сөйләде

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елда Россиядә «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кабул ителде. 2022 елда ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының төп бурычларыннан берсе – әлеге проектны гамәлгә ашыруда актив катнашу. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Сергей Иванов хәбәр итте. Илкүләм проект өч федераль проектны берләштерә: «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларының мөмкинлеген арттыру» һәм «Туристлык өлкәсе белән идарә итүне камилләштерү».  Алар буенча беренче чиратта халыкара һәм федераль брендлы яңа кунакханә һәм шифаханә-курорт объектларын, күп функцияле комплексларны төзү һәм реконструкцияләү өчен шартлар тудырылачак. Шулай ук ел әйләнәсе кулланырга мөмкин булган яңа туристлык «магнитлары» да уйлап табылачак. Шул исәптән, ул сулыклар янында комлыклар ясау һәм булган комлыкларны төзекләндерү юлы белән актив туризм һәм табигатьтәге ял өчен туристлык инфраструктурасы үсешенә ярдәм итәчәк. Кемпинг һәм глэмпинглар кебек модульсез урнаштыру чараларын булдыруга, милли брендлы туристлык маршрутларын һәм туристларны җәлеп итә торган авылларны һәм авыл җирлекләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Шулай ук федераль проектларда халык өчен туристлык продуктларның үтемлелек дәрәҗәсен, туристларны җәлеп итү өчен чаралары санын арттыру, эчке һәм тышкы базарларда Россиянең туристлык юнәлешләрен күбрәк таныту, хезмәт сыйфатын үстерү һәм тармакны цифрлаштыру турындагы пунктлар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International