2021 елда Татарстанга чакыру турындагы рекламаны 10 миллионнан артык кеше күргән

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елда Татарстанның туристлык потенциалы турындагы реклама кампаниясенә зур игътибар бирелде. Шулай итеп, төрле каналлар аша тәкъдим ителгән республикага чакыру турындагы хәбәрне 10 миллионнан артык кеше күрә алган. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Татарстанга чакыру турындагы рекламаны 10 миллионнан артык кеше күрде. Үткәрелгән кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының туристлык порталына visit-tatarstan.com якынча 264 мең кулланучы кереп караган», – диде спикер. Ул Татарстанда туризмны популярлаштыру өчен ММЧ һәм блогерлар өчен биш матбугат туры оештырылды, популяр каналлар һәм интернет-платформалар өчен алты тапшыру һәм шоу төшерелде, тизйөрешле поездларда реклама постерлары урнаштырылды, шулай ук танылган онлайн-кинотеатрларның берсендә VisitTatarstan ролигы күрсәтелде, дип аңлатты. Моннан тыш, Instagram, TikTok, Facebook һәм «Вконтакте» кебек социаль челтәрләр аша да Татарстанда туризмны алга җибәрүгә аерым игътибар бирелде, дип өстәде Иванов. Элегрәк, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда туристлык агымы пандемиягә кадәр булган дәрәҗәсенә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International