2021 елда туризм тармагы 2019 елда пандемиягә кадәр булган күрсәткечләрне торгызуга омтылуын дәвам иттерә. Туристлар агымы тиешле күрсәткечләргә җиткән диярлек. Шул ук вакытта аерым килүче туристлар агымын үстерү төп тренд буларак таныла. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.
«2021 ел нәтиҗәләре буенча дөнья туризмы әһәмиятле үсеш ала алмады. 2021 елда халыкара туристлык сәфәрләре саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 72% кимрәк дип табылды. Дөньяның төрле төбәкләрендә туризмны торгызу тизлеге акрын бара һәм алар бер дәрәҗәдә түгел. Бу андагы чикләүләр, вакцинация дәрәҗәсе һәм сәяхәт итүчеләрнең ышанычына бәйле. Шуңа да карамастан, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының туризм өлкәсендәге үсешенең төп билгеләре тотрыклы күрсәткечләр бирде», – дип белдерде спикер. Аның сүзләренә караганда, аерым килүче туристлар үсеше узган елның төп тренды була. Алар гомуми туристлар агымының 80% тәшкил итә. Моннан тыш, 2021 елда кайбер турүзәкләрдә туристлар агымы арткан, аеруча Алабуга, Тәтеш һәм Зөядә күрсәткечләр зур.