2021 елда Татарстанга 3,3 млн турист килеп киткән

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» дигән темага Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды. 

2021 елда Татарстанга 3,3 млн турист килгән, бу пандемиягә кадәрге күрсәткечләрнең 92% ына тигез. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2021 елда Татарстан Республикасына 3,3 млн.турист килеп киткән дип фаразлана, бу 2019 ел күрсәткечләрең 92% тигез. Чиктәш тармакларны да исәпкә алып, туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең суммасы 2021 елда 33,1 млрд.сумга җитә дип исәпләнә, бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 16,1% ка күбрәк», – дип билгеләп үтте спикер.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда туризм өлкәсе пандемия китергән зыян нәтиҗәләреннән соң планлы рәвештә торгызыла. Республикада яңа проектлар һәм трендлар барлыкка килә. 2021 елда ТР эшкуарларына глэмпингны үстерү, яңа туристлык маршрутлары булдыру һәм аларны төзекләндерү, җиһазлар сатып алу өчен 47 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, узган ел Казан Россиянең гастрономия башкаласы дип танылды, бу да туризмны үстерү өчен зур өстенлек бирде.

«2021 елда Казан Россиянең гастрономия башкаласы дигән дәрәҗә алды. Бу безгә конкурентлык өстенлеген бирә һәм гастрономияне, аш-су традицияләрен үстерү, республикада «тәмле» фестивальләр үткәрү бурычын йөкли», – дип аңлатты Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International