Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларын биләүгә бәйге игълан ителде:
финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлегенең әйдәп баручы белгече https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/72ff3f82-057d-ec11-afec-0a94ef943a49
финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлеге җитәкчесе https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/db52226e-097d-ec11-afec-0a94ef943a49
Татарстан Республикасының «белгечләр» категориясе дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркеменә дәгъва кылу өчен туризм индустриясен үстерү бүлегенә Дәүләт комитетының кадрлар резервы бәйгесе игълан ителде https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/0b517d44-0f7d-ec11-afec-0a94ef943a49
Бәйгедә катнашу өчен документлар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00-18.00 сәгатьләрдә) 2022 елның 25 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр кабул ителә.
Бәйге 2022 елның 2 мартында үтәр дип көтелә.
Тест узу өчен Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 йортка, Дәүләт комитетының бәйге комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә үтү өчен Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19 йортка килергә кирәк.
Документлар кәгазь чыганакларда да, электрон рәвештә дә кабул ителә. Документларны электрон рәвештә тапшыру «Дәүләт хезмәте һәм идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша гына башкарыла ала: https://gossluzhba.gov.ru
Бәйге кысаларында бәяләүнең түбәндәге ысуллары кулланылачак:
Россия Федерациясендәге дәүләт телен (рус телен) белү дәрәҗәсен, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен белү дәрәҗәсен, дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын белү дәрәҗәсен ачыклау, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихын, мәгълүмати-коммуникация технологияләре өлкәсендәге белем һәм осталыкларны бәяләү өчен тестлар; кадрлар резервы формалаша торган вазыйфалар төркеме буенча һөнәри хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләренә караган белем һәм күнекмәләрне бәяләү өчен практик биремнәр үтәү; бәйге комиссиясе әгъзалары белән индивидуаль әңгәмә узу.
Һөнәри дәрәҗәгезне бәяләү максатыннан, Сез квалификация тестын бәйге кысаларыннан тыш мөстәкыйль рәвештә дә уза аласыз. Беренчел тест «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмати системасы» федераль дәүләт мәгълүмати системасының рәсми сайтында урнаштырылган. Әлеге тест база квалификациясе таләпләренә туры килү-килмәүне ачыкларга ярдәм итүче сорауларны үз эченә ала. Аның нәтиҗәләре бәйгенең икенче этабына үтү турында карар кабул иткәндә исәпкә алынмый.
Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.