Пермь краеның туризм һәм яшьләр сәясәте министры Юлия Ветошкина ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында булды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Пермь краеның туризм һәм яшьләр сәясәте министры Юлия Ветошкина ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында булды

24 гыйнварда ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Сергей Иванов Пермь краеның туризм һәм яшьләр сәясәте министры Юлия Ветошкина белән очрашты.

Очрашу Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин җитәкчелегендәге Пермь крае делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында узды.

АндаТатарстан һәм Пермь крае арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, төбәктә туризмны үстерү һәм алга җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Очрашуда түбәндәгеләр катнашты: «Казанның туристлык-мәгълүмати үзәге» ҖЧҖ җитәкчесе Наталья Абрамович

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигатый территорияләр һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Сувенир продукциясе һәм халык сәнгать промыселлары товарлары буенча комитет рәисе Диана Рафаэлевна Басыйрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International