Татарстан Республикасы 2022 елда туристик кешбэк программасы нигезендә ял итү мөмкинлеген оештыру буенча Россиянең беренче унлыгына кертелгән

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Санатории-России.рф броньлау порталы 2022 елда туристик кешбэк программасы ярдәмендә шифаханәләрдә ял итү мөмкинлеге буенча Россия төбәкләре рейтингын тәкъдим итте.

Татарстан шифаханәләрендә кешбэк буенча юллама тәүлегенә уртача 2220 сумга төшәчәк. Бу суммага яшәү, туклану һәм дәвалану кертелә.

2022 елда язгы туристик кешбэк буенча ял итү мөмкинлегенең булу-булмавына бәйле рәвештә, Курск, Саратов, Орлов, Пенза, Кострома, Амур, Тула, Брянск өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе Россия төбәкләренең беренче унлыгына кертелгән. Әлеге төбәкләрдә ял итү 2200 сумга төшә.

Санатории-России.рф порталы мәгълүматлары буенча, туристлар күбрәк Көньякта урнашкан шифаханәләрне генә түгел, региональ шифаханәләрне дә сайлый. Бу логистика өчен чыгымнар һәм вакытны азрак таләп итә, уңай акклиматизация шартлары өстенлек булып тора. Моннан тыш, элегрәк Көньяк курортларның халык белән тулуы һәм табыш китерүенә бәйле рәвештә, алар белән тиңләшә алмаган җирле шифаханәләр тулы көченә хезмәт күрсәтү һәм хәтта ике сезон арасында үсеш алу мөмкинлегенә ия була. Шулай итеп, ял итүчеләр өчен дә, шифаханәләрнең үзләре өчен дә туристик кешбэк программасының зур файдасын билгеләп үтәргә була.

Рейтинг 2022 елда кешбэк программасы буенча Россия шифаханәләрендә ял итү бәясен анализлау нигезендә төзелде.

https://санатории-россии.рф/блог/рейтинг-регионов---туристический-кешбэк-за-путевки-в-санаторий

Исегезгә төшерәбез, туристик кэшбекның чираттагы этабы 18 декабрьдә башланып китте һәм 2022 елның 12 апрелендә 23:59 сәгатьтә тәмамланачак. Сәяхәткә 18 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр, круизга навигация башыннан алып май азагына кадәр барырга мөмкин.

Программаның төп шартлары элеккегечә: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайтачак. аның максималь суммасы - 20 мең сум. Сәфәр өчен МИР картасы аша онлайн түләргә кирәк. Бер картадан чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә була. Теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Программада кунакханәдә 2 төннән башлап яшәү каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International