Татарстан Республикасының туристлык тармагы вәкилләре игътибарына!

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2022 елның 15-17 мартында Мәскәү шәһәрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә MITT 28 нче Халыкара туристик күргәзмәсе узачак. Татарстан Республикасы туристлык тармагының кызыксынган вәкилләрен «Visit Tatarstan» стендында катнашырга чакырабыз! MITT – күргәзмәләрнең гомумироссия рейтынгында Россиянең «Туризм һәм ял» категориясендәге иң эре туристлык күргәзмәсе.

Бу илләр, төбәкләр һәм дөньяның төрле урыннарыннан җыелган туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык булып тора. Алар үз продукталарын һәм хезмәтләрен Россия базарында тәкъдим итә алачак дигән сүз.

Күргәзмәдә катнашучылар һәм анда килүчеләр дөньякүләм туристлык ассоциацияләре вәкилләре, тармакны җайга салучылар белән очрашу, яңа клиентлар һәм партнерлар табу, шулай ук индустрия трендлары һәм эшлекле программаның уникаль чаралары турында белү мөмкинлегенә ия була.

Татарстан Республикасының берләштерелгән стендында катнашу өчен гаризалар Artem.Akhmerov@tatar.ru электрон адресы буенча яки 8 (843) 222 9036 телефоны буенча кабул ителә. Җаваплы зат – Артем Әхмәров. Гаризалар 2022 елның 1 февраленә кадәр бирергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International