Балалар туризмын үстерү буенча форумда катнашырга чакырабыз

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

«Балалар туризмы башкаласы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 2-3 декабрендә Волгоград шәһәрендә балалар туризмын үстерү буенча форум уздырыла.

Форум кысаларында балалар туризмын үстерү проблемалары турында фикер алышу, Балалар өчен туризм проектларының икенче бөтенроссия конкурсында җиңүче проектлар күргәзмәсе, балалар туризмының төрле аспектлары буенча мастер-класслар сериясе планлаштырылган.

Шулай ук эш программасы кысаларында балалар туризмы өлкәсендә уңышлы гамәлгә ашырылучы практикалар һәм инвестиция проектлары да күрсәтеләчәк. Форум нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә балалар туризмы өлкәсен үстерү буенча алга таба эш алып баруга бәйле резолюция кабул ителәчәк

Форум программасы белән танышырга, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында катнашуга гаризаны Russia.travel илкүләм туристлык порталында https://city.russia.travel/detskie_proekti сылтамасы буенча тутырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International