Туристлык волонтерлары өчен «i.Pro» белем бирү сменасы 2021 елның 29 ноябреннән 2 декабренә кадәр «Волга» яшьләр үзәгендә узачак
Анда Татарстан Республикасы профильле югары уку йортларының 1-4 курс студентлары катнаша ала.
Алдан теркәлү Вконтакте https://vk.com/atv2009 социаль челтәренең рәсми төркемендә гамәлгә ашырыла.
Игътибар итегез!
18 яшьтән кечерәк затлар өчен йогышлы, шул исәптән COVID 19 белән авырган кешеләр белән элемтә булмавы турында белешмә кирәк. Белешмәнең гамәлдә булу чоры – өч көн.
18 яшьтән өлкәнрәк затлар үзләре белән COVID-19 каршы вакцинация узуны раслый торган QR-код яки соңгы алты ай дәвамында кичерелгән авыру турында белешмә алып килергә тиеш.
Туристлык волонтерлары өчен «i.Pro» белем бирү сменасы Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасының ихтыярилык мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО ярдәмендә уза