22 ноябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә Сергей Иванов Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Илчелеге киңәшчесе Сәйдәшев Дамир Рәүф улы, җирле туризм компанияләре вәкилләре, шулай ук «Flynas» авиакомпаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының туристлык потенциалы тәкъдир ителде, Татарстан Республикасы һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге арасында халыкара туризмны үстерү перспективалары турында фикер алышынды.
23-24 ноябрьдә Сергей Иванов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Җиддә шәһәрендә булачак.
Согуд Гарәбстаны Корольлегенең туризм базары Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен алга җибәрү өчен өстенлекле юнәлеш булып тора һәм Корольлек халкын республикага сәяхәтләр өчен җәлеп итү күзлегеннән караганда зур кызыксыну уята.