Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенең әйдәп баручы консультанты дигән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурслар игълан ителде.
Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 19 ноябреннән 09 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00-18.00 кадәр) кабул ителә. Конкурсны уздыру датасы – 2021 елның 27 декабре дип фаразлана.
Конкурсны уздыру тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була: (843) 222-90-29, 222-90-27.
Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының «Кадрлар сәясәте» бүлегенең рәсми сайтында урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/obyavlenie-o-konkursah-2021-god.htm