Бүген, 10 ноябрьдә Profi.Travel порталында Татарстан Республикасында экологик туризмны үстерүгә багышланган вебинар узды. Сәламләү сүзе белән Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады, шулай ук «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина, «Камский Трофей» экоотеле генераль директоры Людмила Закамская, BestGlamp «Урман Аланы» глэмпингы белән идарә итүче һәм аның хуҗасы Рөстәм Әюпов глэмпинглар, шәһәр читендәге ял объектлары һәм республикада экологик туризмны үстерү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.