Россия төбәкләрендә гастрономия туризмын үстерү максатларында Туризм буенча федераль агентлык 8-10 декабрьдә Уфада II «Гастрономия туризмы. Яңа мөмкинлекләр» форум-фестивален уздырачак.
Форумның максаты – гастрономия туризмын үстерүнең эш концепциясе, региональ гастрономия туризмына ярдәм итү, гастрономия турлары төзүдә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү, азык-төлек продуктларын һәм эчемлекләрне локаль җитештерүчеләрне алга этәрү.
Форум кысаларында гастрономия туризмының иң яхшы төбәк объектына (иң яхшы ресторан, ферма, музей һ.б.) конкурс һәм иң яхшы төбәк гастро-туристлык маршруты үткәрелә. Конкурста җиңүчеләргә Уфага кадәр бушлай бару һәм кире кайту, Форум уздыру чорында отельдә яшәтү һәм анда катнаштыру күздә тотыла.