Мәскәү өлкәсендә һәм Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» төбәкара маршруты реклама компанияләре сериясе эшли башлады

2021 елның 5 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе һәм Идел буе федераль округы халкы арасында «Бөек Идел юлы» регионара туристлык маршрутын алга җибәрү өчен социаль челтәрләрдә реклама кампанияләре сериясен эшләтеп җибәрде.

Әлеге реклама кампаниясе кулланучыларны visit-tatarstan.com туризм порталына күчерә, анда безнең республика катнашында һәр юнәлеш буенча турлар һәм мәгълүмат күрсәтелгән. 

«Бөек Идел юлы» – тарихи сәүдә юлы, аның нигезендә «Бөек ефәк юлы» төньяк юлының бер өлеше булган заманча төбәкара туристлык маршруты ята. Идел буе республикалары һәм өлкәләре буенча «Бөек Идел юлы» бренды белән 20 төбәкара маршрут инде үз кунакларын гаҗәпләндерергә һәм сокландырырга әзер – кирәкле юнәлешне сайларга гына кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International