«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Белгород шәһәренә очышларны яңарта

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 4 ноябреннән «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Белгород шәһәренә һәм кирегә очышлар программасын яңарта. Рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе үтәләчәк:  

дүшәмбе көнне Казаннан китү 19:00 сәгатьтә планлаштырыла, Белгородка килү – 21:00 сәгатьтә. Белгород өлкәсеннән кире китү – 21:50 сәгатьтә, Казанга килү – 23:30 сәгатьтә. Пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан китү – 23:25 сәгатьтә, Белгородка килү 01:15 сәгатьтә планлаштырыла. Белгород өлкәсеннән әйләнеп кайту – 02:05, Казанга килү – 03:55. (*Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Юлдагы вакыт 2 сәгать тәшкил итәчәк.

Маршрутта Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары эшли, һава судносында 50 кәнәфи каралган.

Белгород өлкәсен һәм Татарстанны күптәнге эшлекле һәм мәдәни элемтәләр бәйли.

«ЮВТ АЭРО» АҖ коммерция директоры Станислав Козленко сүзләренә караганда, элек бу юнәлешкә Татарстан Республикасы өчен дә, Белгород өлкәсе өчен дә ихтыяҗ булган – ике якка да самолетларның йөкләнеше 60% артык булган.

Казан-Белгород авиабилетының бәясе бер якка 4 мең 590 сум торачак, моның өчен авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алырга кирәк.

Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга була: http://uvtaero.ru. Сатулар башланган инде. Сезгә күңелле сәфәрләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International