Татарстан туроператорларын Балаларның туристлык прроектларының бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Конкурс Россия туриндустрия берлегенең балалар туризмы буенча проект офисы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан үткәрелә. Балалар туризмын үстерү бурычы, куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, оештырылган төркемнәр өчен төрле туризм продуктлары санын арттырудан гыйбарәт.

Конкурс номинацияләре:

- мәдәни-танып белү туризмы өлкәсендә турпродукт;

- экологик туризм өлкәсендә турпродукт;

- сәнәгать туризмы өлкәсендә турпродукт;

- этномәдәни туризм өлкәсендә турпродукт;

- балалар туризмы өлкәсендәге сынау проектлары.

Конкурс финалистлары өчен укулар оештырылачак, ә иң яхшы проектлар Россия Федерациясендә балалар туризмын үстерү чараларында катнашуга тәкъдим ителәчәк

Нигезләмә белән https://city.russia.travel/detskie_proekti сайтында танышырга һәм конкурска гариза бирергә мөмкин. Заявка кампаниясе 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International