29 октябрь 2021 ел., җомга
Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Әзербайҗанның Россия төбәкләре: Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Свердловск һәм Әстерхан өлкәләре белән туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә багышланган онлайн конференциядә Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдим итте.
Россия ягыннан конференциядә Свердловск өлкәсе туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү бүлеге җитәкчесе Екатерина Иванова; Әстерхан туристлык-мәгълүмат үзәге директоры Яна Абдуразакова; Краснодар краеның курортлар, туризм һәм Олимпия мирасы министрлыгы/ мәгълүмати тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Евгений Демченко катнашты.
Әзербайҗан ягыннан-Кенан Гулузаде, Әзәрбәйҗанның туризм буенча дәүләт агентлыгы рәисе киңәшчесе; Севиндж Зейналлы, Әзербайҗанның туризм буенча бюросының халыкара базарлар белән идарә итү департаменты директоры; Фидан Ахундзаде, Россия буенча төбәк менеджеры, Әзербайҗанның туризм буенча бюросы һәм Әзербайҗанның эре туроператорлары.