Татарстан Республикасы туристлары һәм кунаклары игътибарына! Республикада коронавируска бәйле чикләүләр турында

2021 елның 6 ноябре, шимбә

COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне КҮРСӘТМИЧӘ дә, түбәндәге гамәлләрне үтәүгә РӨХСӘТ БИРЕЛӘ:

1. Кунакханәләргә, шул исәптән, хостелларга урнашырга була.

2. Кунакханәгә урнашучылар кунакханәнең барлык инфраструктурасынан (рестораннар, кафелар, фитнес-үзәкләр, бассейннар һ.б.) файдалана ала.

3. Аерым гына да, шулай ук туристлар төркеме составында да барлык мәдәният объектларына да (музейларга, күргәзмәләргә) барырга була.

4. Экскурсия программалары үткәрергә мөмкин.

5. Халык залларның 50%тан да артык өлешен тутырмаган, ләкин 500 дән артык кеше җыелмаган очракта, театр, кинотеатр (кинозал), цирк, концерт залларына керергә мөмкин. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).

6. Тамаша урыннарының 50%тан да артык өлеше тутырылмаган, ләкин 500 дән артык кеше җыелмаган очракта, рәсми спорт һәм физкультура, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителә. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).

7. 18 яшькә кадәрге барлык затларга да COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне күрсәтү кирәкми.

Түбәндәге объектларга КЕРГӘНДӘ, COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларның яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрнең БУЛУЫ МӘҖБҮРИ:

1. Җәмәгать туклану объектларына кергәндә, спорт үзәкләрендә, йөзү бассейннарында, фитнес-үзәкләрдә, аквапаркларда хезмәт күрсәтелгәндә, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә кергәндә һәм анда булу вакытында.

2. Халык залларның 70%тан да артык өлешен тутырмаган очракта, театр, кинотеатр (кинозал), цирк, концерт залларына керергә мөмкин. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).

3. Тамаша урыннарының 70%тан да артык өлеше тутырылмаган очракта, рәсми спорт һәм физкультура, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителә. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).

4. 65 яшьтән узган барлык затларга да COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне күрсәтү кирәк.

Мәгълүмат Татарстан Республикасының оператив штабыннан яңа коронавирус инфекциясен кертү һәм таратуны кисәтү буенча өстәмәләр кергән саен яңартылып торачак

Халыкара һөнәрчелек конгрессы

2021 елның 1-14 ноябрь көннәрендә IX Санкт-Петербург халыкара мәдәни форум кысаларында Халыкара һөнәрчелек конгрессы уздырыла.

Конгресста катнашучыларга онлайн мәйданчыкта Россия Федерациясе субъектларында халык сәнгате һөнәрләре үсешенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелә

Конгресс мәйданчыгында шулай ук Төньяк-Көнбатыш, Төньяк-Кавказ, Үзәк һәм Көньяк федераль округлары «Туристик сувенир» Бөтенроссия бәйгесенең округ этабы финалына нәтиҗәләр ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International