Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Филиппинның Россиядәге Илчелек эшләрендә вакытлыча ышанычлы зат итеп билгеләнгән Роберт О.Феррер белән очрашты. Алар Россия-Филиппин хезмәттәшлеге кысаларында туризм өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
О.Феррер җитәкчелегендәге Филиппин делегациясе Казанга эш сәфәре белән килде. Кунаклар Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин белән очрашты, шулай ук алар республика ведомстволарында сөйләшүләр дә алып барачак.