Татарстанда «Разведка хисабы» медиапроекты төшерелде

2021 елның 15 октябре, җомга

11 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Туту.ру сәяхәтләрне броньлау буенча онлайн-сервис өчен «Разведка хисабы» дип исемләнгән тревэл-шоу төшерелде.

Бу Туту.ру командасының авторлык блогы, ул  YouTube медиаплатформасында чыга. Проектның максаты - Россия гражданнарын күрше регионнарга һәм тулаем Россия буенча сәяхәтләргә җәлеп итү.

Татарстанда кино төшерү төркеме республиканың Зөя утрау-шәһәре, Иннополис шәһәре, Казан Кремле, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе, Татарстан Республикасының Милли музее кебек әһәмиятле объекталарында булды. Шоуның төп темаларының берсе - сәнәгать туризмы. Программага Яр Чаллыдагы «Камаз» заводы, Кукмарада урнашкан «Kukmara» металл савыт-сабалар заводы һәм Кукмара киез-басу комбинатында төшерелгән моментлар да кергән.

Сюжет «Разведка хисабы» каналында  https://www.youtube.com/watch?v=kQ_6ZkXPOQ8 декабрь аенда чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International