5 октябрьдә YouTubeта ВТБ банк һәм Туризм буенча федераль агентлыкның уртак проекты чыкты, анда YouTube блогер үз автомобилендә Россия буенча сәяхәткә кузгалды. Илья Воскресенский улы белән сәяхәт итә. Танылган блогер Татарстанда 2 көн торды һәм Казан Кремле, Кремль яр буе, Курчак театрында булды. Икенче көнне блогер Зөя утрау-шәһәренә барды һәм «Казан Ривьерасы» аквапаркын карады.
Программаны https://youtu.be/rliaq3I0XRk сылтамасы буенча карарга мөмкин.