Expo Dubai 2020 - дөньядагы иң мөһим күргәзмә вакыйгасы. Күргәзмә 2021 елда Дубайда 1 октябрьдән 2022 елның 31 мартына кадәр уза.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе җирле партнерлар белән очрашулар уздыра. Сөйләшүләр барышында күп санлы мәсьәләләр, шул исәптән, үзара туристлык агымын арттыру мәсьәләләре буенча да фикер алышачаклар.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында атнага ике самолет оча, рейсларны flydubai һәм Урал авиалинияләре гамәлгә ашыра.