Бүген һөнәри осталык буенча EuroSkills Graz 2021 Европа чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары өйләренә кайтты
«Без бу чемпионатка бөтен командабыз белән бик озак әзерләндек! Мин экспертлар берләшмәсенә, тренерларыма, Татарстан һәм Россия Хөкүмәтенә терәк булулары, ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле! Аларның көченнән башка без җиңүгә һәм бүләкләргә ирешмәс идек», - диде Рөстәмова Сагдиана. Ул «Кунакханә белән идарә итү» компетенциясе буенча Европа чемпионатында алтын медальгә ия булды.