ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округларының “Туристлык сувениры” россиякүләм фестиваль-конкурсының төбәк конкурсына старт игълан ителде. “Туристлык сувениры” россиякүләм фестиваль-конкурсының төбәк конкурсының финалы 2017 елда 11-12 июнь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә “Осталарның серләре” дигән юбилейлы V Халыкара халык сәнгать кәсепләре фестивале кысаларында узачак.

Конкурс туристлык сувенирларын җитештерү һәм сату өлкәсендә кызыксынган барлык затларның һәм оешмаларның тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек итү мәйданчыгы булып хезмәт итә, бу исә илдәге туристлыкка багышланган сувенирлык продукцияләре базарын үстерергә булыша.

Татарстанда 16 апрельдән 21 апрельгә кадәр, реклама-мәгълүмат туры кысаларында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән туроператор вәкилләре кунакта. Алар инде Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә, Свияжски утрау-шәһәрендә булдылар, Казанның баш урамы – Бауман буенча йөреп чыктылар, берничә кунакханәне карадылар. Кичә кунаклар Чәк-чәк музеенда, “Туган авылым” рестораннар комплексында, “Шәһәр панорамасы” интерактив комплексында, Казан аквапаркында һәм гаилә белән ял итә торган башка төрле урыннарда булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Фарсы култыгы илләрендә яшәүчеләрнең һәм резидентларның Татарстанга мул туристлык потенциалын туплаган төбәк буларак кызыксынуларын арттыру буенча актив эш алып барыла. 2017 елның мартында “flydubai” авиакомпаниясе белән “Visit Russia” илкүләм маркетинг үзәге тарафыннан оештырылган, презентация роуд-шоулары сериясе кысаларында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бахрейнда һәм Кувейтта республика презентацияләре булып узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International