27 июльдә, «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ Халыкара икътисадый саммиты кысаларында, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов Көньяк Африка Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Макетук әфәнде җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристик потенциалы һәм мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Шулай ук яклар туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм туристлар агымын арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.