05.07.20021 Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында туроператорларның Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Атказанган табибы һәм баш эпидемиологы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Лопушов д. в. белән очрашуы булды.
Дмитрий Владимирович CAVID-19 вирусының төзелеше, хәзерге вакытта булган вакциналар һәм аларның составы турында сөйләде, шулай ук вакцинация турында булган мифларны таратты.
Очрашу барышында Дмитрий Владимирович коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары, аерым алганда битлекләр кию, кулларны даими юу яки антисептик чара белән эшкәртү, социаль дистанцияне үтәү турында искә төшерде.
Очрашу кысаларында вакцинация ирекле, ләкин COVID-19га каршы көрәштә кирәкле чара булып тора дип билгеләп үтелде.