2021 елда «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Идел буе федераль округы вәкилләре Премиядә катнашу өчен гаризаны 10 октябрьгә кадәр тапшыра ала. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- шәһәрдәге иң яхшы маршрут

- иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты

- иң яхшы маҗаралы маршрут

- иң яхшы ял көне маршруты

- иң яхшы гастрономик маршрут

- иң яхшы велосипед маршруты һ.б.

Исегезгә төшерик, «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясе туристлык маршрутлары оештыру һәм аларны үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның гавами россиякүләм конкурсы нәтиҗәләре буенча бирелә торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелган. Премия 2014 елда гамәлгә куелган һәм үткәрелеп килә. «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясе Россия Федерациясе Туризм буенча федераль агентлыгының (Ростуризм) мәгълүмат ярдәмендә үткәрелә.

«Ел маршруты» премиясе гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстан Республикасы 8 Гран-при һәм төрле номинацияләрдә 10 беренче урын яулаган.

Номинацияләрнең тулы исемлеге, катнашу шартлары һәм Премияне уздыру барышы белән tourawards.ru сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International