Дәүләт комитетында Үзбәкстан Республикасы делегациясе булып китте

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Бүген Туристлык буенча дәүләт комитетында Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Тышкы багланышлар департаменты директоры Ольга Вершинина да катнашты.

Очрашуда Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасында һәм Үзбәкстан Республикасында туризм юнәлеше буенча белем алучы студентлар белән алмашу, шулай ук әлеге юнәлештә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен хезмәт күрсәтү өлкәсендә стажировкалар оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International