2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.
Kazan Digital Week-2020 форумының нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылачак. Булачак вакыйга турында да тулырак мәгълүмат шунда урнаштырыла.
Элемтәләр:
форумда катнашу мәсьәләләре буенча – Артем Сафин, телефон: +7 987 211-26-95, e-mail: Artem.Safin@tatar.ru.