Эпидемиологик хәл аркасында кайбер төбәкләргә чикләүләр кертелү сәбәпле, Туризм буенча федераль агентлык туристларга, Краснодар краен да кертеп, төбәкләрдә гамәлдә булган чикләүләр турында актуаль мәгълүмат белән RUSSIA.TRAVEL (https://russia.travel/) Илкүләм туристлык порталында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә. Мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә һәм реаль вакыт режимында яңартыла.
Ростуризм шулай ук туроператорларга һәм турагентларга хезмәтләр күрсәткән вакытта туристларга агымдагы эпидемиология вәзгыяте һәм Россия төбәкләрендә булган чикләүләр турында хәбәр итү зарурлыгы турында да искәртә.