Татарстанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерү урыннары буенча маршрут оештырылачак

2020 елның 24 апреле, җомга

«Россия» телеканалында язучы Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге китабы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалының 8нче сериясе тәмамланды.  Республика туроператорлары Татарстанда сериал төшерелгән урыннар буенча маршрут оештыру теләген белдергән. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп узганча: «Әлбәттә, хәзер бөтен ил үз-үзен изоляцияләү режимында яши, һәрвакыт алга карап эш итәбез һәм ел саен яңа һәм кызыклы маршрутлар тәкъдим итәргә тырышабыз.  Сериалны миллионлаган кеше караган, YouTube каналында гына да сериалны караучылар саны тугыз миллионнан артык, китапның үзе дә бик көчле, якты образлар иҗат ителгән.  Барлык сәхнә күренешләре дә республиканың иң матур урыннарында төшерелгән – Лаеш районында, махсус кино төшерү өчен, Чулман елгасы ярында Семрук бистәсе төзелә, Зөләйханың туган авылы турындагы кино өлешләре ачык һавадагы «Татар авылы» этнографик музеенда төшерелгән, бу, һичшиксез, Казанның тарихи үзәге. Чикләмәләр бетерелеп, Казанга килгән кешеләр өчен бу маршрут бик кызыклы булыр, дип ышанабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International