2020 һәм 2021 елларда Казанда "Туристлык Оскары" тапшырылачак!

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсендә "World Travel Awards" конкурсына нигез салучы Грэм Кук белән очрашты.

         Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Грэм Кук Казанда 2020 елда World Travel Awards  дөньякүләм туризм премияләрен һәм 2021 елда World Travel Technology Awards премиясен тапшыру тантанасын уздыру турында килеште.

         "Бу бер генә чара түгел. Татарстанны һәм Казанны дөньяның туристлык аренасына әзерләү һәм анда чыгару буенча зур процесс булачак. Һәр чара технологияләрне өйрәнү, Татарстанны алга этәрү һәм республиканы дөньяда танытуны арттыру буенча еллык эшнең финалы булачак", — диде Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу вакыйгага багышланган матбугат конференциясендә.

            Премия 1993 елда сәяхәт, туризм һәм кунакчыллык индустриясенең төп секторларында лидерларны билгеләп үтү өчен гамәлгә куелган. Бүләкләр туризм кунакханәләре һәм туризм торагы, туризм өчен истәлекле урыннар һәм авиакомпанияләр/транспорт категорияләрендә бирелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International