Татарстанда туристлар өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы эшли башлады

2019 елның 12 июле, җомга

Бүген, Чәй музеенда туристлар өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы презентациясе узды. VisitTatarstan бренды (Татарстан республикасының туристлыкны үстерү үзәге) Ак Барс Банк белән берлектә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә туристлар һәм республика халкы өчен Tatarstan TouristPass мобиль кушымтасы эшләде.

Tatarstan Tourist Pass күп функцияле продукты бер үк вакытта туристик гиды, банк кушымтасы һәм республика музейларында 15% ка кадәр ташламалар бирә торган уңай мөнәсәбәт программасы булып тора. Бу проект Татарстан кунакларына истәлекле урыннар, экскурсияләр яки милли кухня рестораннарын эзләүгә вакытны әрәм итмәскә мөмкинлек бирә, чөнки анда кирәкле барлык күрсәткечләр дә бар. Туристлар офиска бармыйча гына виртуаль банк картаны ача ала. «Бу кушымтаның барлык аналоглары алдан түләнгән характерга ия — кеше башта картага, мәсәлән, 20-30 евро сала һәм аннан аның белән файдалана. Ә бу проектта башка принцип - карта бушлай, музейларда һәм истәлекле урыннарда булганда сез ташлама белән түлисез", - дип сөйләде ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Tatarstan Tourist Pass виртуаль картасы хуҗалары кушымтасының  «Акция» бүлегендә тәкъдим ителгән рестораннарда, кафеларда һәм музейларда яхшы бонуслар һәм ташламалар алалар, шулай ук чарага билетлар сатып алуга ташламалар алачаклар. Инде хәзер үк туристларга ТР Милли музее, Болгар дәүләт музей-тыюлыгында, Leuven, Top, Beerpoint, More, «Истина» барларында ташламалар бирелә.

Кушымтада Татарстан шәһәрләре буенча иллюстрацияләнгән юл күрсәткечләре тупланган – тарихи һәм мәдәни күзәтүләр, төп истәлекле урыннарны тасвирлау, кунакханәләр һәм хостеллар, кибетләр һәм супермаркетлар, чаралар афишасы турында мәгълүмат. Хәзер кушымтаны ике телдә — рус һәм инглиз телләрендә — карарга була.                                                                                            

Мондый кушымта уникаль булып тора һәм аның Рәсәйдә аналогы юк. Хәзер анда Казанның 20дән артык йорты һәм күңел ачу мәйданчыгы ачылган. Аларның исемлеге даими рәвештә тулыланачак, шуңа күрә туристларга килү өчен яхшы урыннар сайлау мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, туристлык өлкәсендә мондый системага ихтыяҗ бар иде һәм республика чит ил кунакларыннан еш кына акча алу зарурлыгы юкка чыга. Ташламалардан һәм күңелле бонуслардан тыш, шул ук карта белән шәһәрнең теләсә кайсы җәмәгать транспортында да түләргә мөмкин булачак, — дип сөйләде Visit Tatarstan офисы җитәкчесе Дилбәр Садыйкова.

Виртуаль картаны Apple Wallet, Google Pay һәм Samsung Pay мобиль букчаларына бәйләргә мөмкин. Tourist pass кушымтасында картаны тулыландырырга, балансны белергә һәм операциялар исемлеген карарга мөмкин. Шул ук вакытта, кушымта белән физик пластик картасын булдырмыйча гына теләсә нинди сатып алу өчен түләргә мөмкин. Кушымта июнь уртасында тест режимында эшли башлады, хәзерге вакытта аны 200 дән артык кулланучы алды. Киләчәктә, кушымтага сервислар, оффлайн карта, аерым вакыйгалар календаре һәм push-хәбәр алу мөмкинлеге  өстәләчәк.

Бушлай мобиль кушымтаны IOS һәм Android платформаларында күчерергә була:          

https://apps.apple.com/ru/app/tourist-pass/id1457537748

https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.akbars.guestcard&hl=ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International