“Интурмаркет – 2018” халыкара туризм күргәзмәсе үз эшен тәмамлады. Бу вакыйга кысаларында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан туризм һәм кунакчыллык өлкәләрендә партнерлык турында берничә килешү имзаланды.
10 март көнне Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм Алтай төбәгенең тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт эшләре буенча идарә хезмәте арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм төбәкнең тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт эшләре буенча идарә җитәкчесе Юрий Захаров кул куйды. Тантаналы чарада туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты.
Шулай ук, 2018 елның Дөнья Чемпионатын үткәрү һәм әзерләү кысаларында “Ульяновск өлкәсенең туризм агентлыгы” дип исемләнгән Төбәкара Дәүләт казна оешмасы һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты арасында килешү төзелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм Севастополь шәһәренең мәдәният буенча Баш идарәсе арасында туризм өлкәсендә хезәттәшлек алып бару турында килешүгә кул куелды.