“Татарстан Республикасы дәүләт комитетының 2017 елда туризм буенча эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары ” дигән коллегия утырышы

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген КФУның  Идарә, икътисад һәм финанслар институтында “Татарстан Республикасы дәүләт комитетының 2017 елда туризм буенча эш нәтиҗәләре  һәм 2018 елга бурычлары турында” дигән коллегия утырышы Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашында узды. Төп чыгыш ясаучы Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт  комитетынын рәисе Сергей Иванов булды.  Башка чыгыш ясаучылар:  “Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге” генераль директоры Дилбәр Садыкова (“Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге”нең махсус проектларының 2017 елда үтәлеше һәм 2018 елга планнары”), “Релита-Казан” кунакханәсенең җитәкчесе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының кунакханәләре берләшмәсенең президенты - Гөлнара Сафина (“Вакыйгалар – Татарстан республикасындагы кунакханә базарының драйверына тиң”), Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина (“Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мисалында туристик маршрутлар үсеше”).

Сергей Иванов үзенең чыгышында Татарстан Республикасында 2017 елда туризм өлкәсе үсеше турында сөйләде:

“Бүгенге көндә туризм үсеше 2030нчы елга кадәр Татарстан Республикасы иҗтимагый икътисад  үсеше стратегиясенә туры килә.

2017 елда туризм өлкәсе үсеше “Татарстан Республикасы 2014-2020 елларга туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерүе” дәүләт программасы кысаларында үтәлде.

2017 елда 2016нчы елга караганда акча региональ бюджеттан ике тапкыр күбрәк, ягъни 160 миллион сум күләмендә бүленеп бирелде,” – дип әйтеп китте Сергей Иванов.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенә туризм һәм кунакчыллык өлкәсенә һәръяклы ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше”дәүләт программасы кысаларында 2017 елга беренче урында “Visit Tatarstan” туристик дестинациясен үсеше программасын үтәү билгеләнде .

Бу программа Россия Федерациясендә һәм чит ил базарында  республиканың туристлык мөмкинлекләрен алга җибәрү, шулай ук, регион эчендә дөнья стандартларына җиткерү максатын куя.

“Visit Tatarstan” программасы кысаларында эшчәнлек ике блокта алып барыла.

 Беренче блок - ул эчке эшләр.

Бу блокка түбәндәге юнәлешләр кертелгән:

- Татарстан Республикасы туристлык продуктларын алга җибәрү,

- халыкара һәм регионнар арасында эшчәнлек.

2017 елда Татарстан Республикасының мөмкинлекләре Россиянең 12 халыкара эре туристик күргәзмәләрендә һәм чит илләрдә күрсәтелде.

Туроператорлар һәм журналистлар өчен дәүләт комитеты тарафыннан Россиядә һәм 11 чит илләрдә 25 презентация һәм роуд-шоу оештырылды.

Роуд-шоу  кысаларында ТР туристик үзәкләре презентацияләре  күрсәтелде. Республиканың вакыйгалар календаре һәм һәр илгә аерым төзелгән маршрутлар, шул исәптән 2018 елга FIFA футбол бөтен дөнья чемпионаты үткәрү буенча тәкъдимнәр ныклап өйрәнелде.

Дәүләт комитеты инициативасы белән  Татарстан Республикасында мәгълүмати реклама турлары үткәрелде. Аларда 400дән артык Россия туроператорлары, журналистлары һәм 17 чит ил вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Америка Кушма Штатлары, Канада, Финляндия, Япония, Төньяк Корея, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Һиндстан, Вьетнам, Австрия, Германия туроператорлар каталогына кертелгән. Узган ел беренче тапкыр Татарстанда Берләшкән Гарәп Эмиратларыннан туристлар булды.

Дәүләт комитеты Татарстанны популярлаштыру максаты белән 2017 елда 7 реклама компаниясен Россиядә, Финляндиядә, Германиядә оештырды. Презентация материаллары Россия һәм чит илләр өчен иң популяр булган мәгълүмат чараларында яктыртылды.

2017 елда Татарстанның туристик ресурсларын алга җибәрү буенча  яңа каналлар ачылды:

- Мәскәүнең барлык “Аэроэкспресс” поездларында “Татарстанда 1001 ләззәт” имидж постерлары урнаштырылды, ә вагон эчендәге экраннарда “Visit Tatarstan”  видео ролигы әйләнеп барды.

- Бу ролик Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ульяновск, Уфа, Ижау шәһәрләрендәге барлык кинотеатрларда фильм алдыннан күрсәтелде.

- Мәскәүнең “Бәхетле” супермаркетында сатып алучылар безнең юнәлеш белән таныштылар һәм сәяхәт оту мөмкинлегенә ия булдылар.

2017 елда visit-tatarstan.com республика туристлык порталы киң җәелеш алды һәм актуальләште. Узган ел эчендә сайтны күзәтүчеләр саны 14 тапкыр үсте һәм уртача алганда аена Россиядән керүчеләрнең саны 15 меңгә һәм чит илдән караучыларның саны 120гә җитте.

2017 елда Россия һәм чит илләрнең массакүләм матбугат чаралары белән үзара мөнәсәбәт төзүгә зур әһәмият бирелде.

2017 елда Татарстан республикасының туристик потенциалы һәм күркәмлеге хакында 3меңнән артык язма чыкты, телеканаллардан 220 сюжет күрсәтелде.

Узган елда Дәүләт комитеты тарафыннан туризм өлкәсендә халыкара һәм регионара хезмәттәшлек өстендә актив эш алып барылды.

Туризм буенча Дәүләт комитеты 14 чит ил вәкиллек оешмаларын кабул итте.

Ике яклы килешү буенча Чехия, Финляндия, Иран, Үзбәкстан, Беларусия белән эш алып барылды.

2017 елда  “InTrain “ белем бирү проекты кысаларында рус телен өйрәнүче австрия студентлары Казанга килде. Алар Татарстанның сөйләм телен генә түгел, толерантлык мәдәниятын да  өйрәнү максаты белән килгәннәр.

Россия сәүдә базарында “Бөек Болгар юлы” регион ара маршруты буенча турлар сату башланды.

“Бөек Болгар юлы” Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгының балалар туризмы милли программасына кертелде. Бу маршрут Татарстан Республикасы һәм  Мари Республикасының данлыклы урыннары белән танышуны үз эченә ала. 2018 елда бу маршрут буенча 2000 укучы үтү каралган.

 

Узган елда Санкт-Петербургтагы коллегалар белән берлектә Дәүләт комитеты “Тарихи сарайлар һәм мәчетләр” регион ара маршрут проекты төзеде.  Маршрут беренче чиратта чит ил туристларына дип ниятләнгән.

«Visit Tatarstan» проектын үстерүне үз эченә алган программаның икенче блогы бурычларын гамәлгә ашыру максаты белән, Дәүләт комитеты берничә төп юнәлеш буенча эш алып барды:

-  туристик һәм ял итү кластерларын формалаштыру һәм үстерү,

- туристик инфраструктура һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен үстерү,

- туризм өлкәсендә яхшы хезмәткәрләр әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү,

- һөнәри һәм вакыйгалы  чаралар үткәрү.

“Россиядә эчке һәм тышкы туризм үсеше (2011-2018еллар)” Федераль программасы кысаларында Яшел Үзән районында игътибарны җәлеп итеп тора торган  “Зөя утрау-шәһәрчегенә килү” дип аталган машина туктау һәм ял итү урыны төзелде.”

“Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан туристик үзәкләрен елга круизлары программасына кертү буенча эш үткәрелде.

Бу эш нәтиҗәсендә, Зөя утрау-шәһәрчеге ел дәвамында 82 күп палубалы теплоход кабул итү мөмкинлегенә иреште.

2017 елда Татарстан кунакларының мәдәни танышу программасын үстерүгә сәбәпче булган бик күп яңа туристик биналар барлыкка килде: “Шәһәр панорамасы” дип аталган күргәзмә комплексы, Иске Татар бистәсе музее, Алабугада һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә яңа музейлар, Бөек Болгар шәһәре яр буеның икенче өлеше.

Шулай ук 2017 нче елда Балык музее һәм Тәтеш районында урнашкан «Долгая поляна» каралты-куралы йорт комплексы өстендә эш дәвам итте. Әлмәт шәһәренең инфраструктурасы да үсеш алып бара. Түбән Кама шәһәре һәм Кама Тамагы районында туризм үсеше концепциясенең эш алып бару системасы яхшы үрнәк булып тора. Ике очракта да, бу эш авыл халкын һәм кызыксынган эшмәкәрләрне җәлеп иттереп башкарыла.

2018 елда Алабуга шәһәрендә туристик навигация системасын барлыкка китерү һәм Казан навигациясенә өстәмә элементлар кертү планнаштырыла.

2018 елда Татарстан Республикасының муниципаль бердәмлекләрендә туристик маршрутларның инфраструктурасын яхшырту өстендә эш алып барылачак.

Туристик инфракструктураны үстерү гадәти булмаган яңа маршрутлар төзергә мөмкинлекләр бирә.

Белгечләр фикеренчә, туризмның үсешендә дөнья тренды буларак, хис-кичерешләр тора: 60% якын туристлар яңа тәэсирләр алыр өчен акча тотарга әзер.

2017 елда дәүләт комитеты тарафыннан “Татарстан: 1001 ләззәт” маршруты барлыкка китерелде һәм тәкъдим ителде. Бу проектны төзүдә  республикабызның эчке туризм өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр катнашты, ә инде мәгънәви ягын тулыландыру өчен Татарстан Республикасы кунакларының уй-фикерләре, теләкләре кулланылды.

“Татарстан: 1001 ләззәт” махсус маршруты – “Visit Tatarstan” брендында ассызыкланып килгәнчә, кунакчыллык һәм кайгыртучанлыкның яңа стандартлары: игътибарлык, муллык һәм хис-кичерешләр. Маршрутның бурычы – Татарстанның кызыклы объектларын күрсәтү генә түгел, ә яңа хисләр кичерү, сәяхәтче тәҗрибәсе туплау һәм милли ризык тәмен тою да.

Туристик инфраструктураның аерым бер урынында Татарстан Республикасының шифаханә курорт комплекслары тора.

Елның беренче яртысында санаторийларда сәламәтлекләрен яхшыртырга теләүчеләр саны кимегән. Бу тискәре күренешне юкка чыгарыр өчен, “Татарстан санаторийлары” дип аталган Республика шифаханә-ял итү оешмалары берләшмәсе һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, Дәүләт комитеты бу юнәлештә эшне көчәйтү ягына басым ясады.

“Татарстанда ял ит” кампаниясе кысаларында массакүләм матбугат чараларында эшләүче журналистлар өчен санаторийларга пресс-турлар оештырылды. Шулай ук, Татарстан санаторийлары төрле туристик күргәзмәләрдә катнаштылар. Республиканың медицина хезмәткәрләре берләшмәсе белән берлектә шифаханә – ял итү һәм медицина оешмалары вәкилләре өчен 5 белем бирү вебинарлары үткәрелде.

Санаторийларга юлламаларны онлайн рәвештә алдан алып кую системасы (“Саната”) кертелде. Хәзерге вакытта бу хезмәт аркылы 14 шифаханәнең актуаль тәкъдимнәре белән танышырга мөмкин. Күпчелек санаторийларлар тарихында мондый процесс беренче мәртәбә оештырыла.

Сәламәтләндерү һәм ял итү комплекслары өстендә эш Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе һәм “Татнефть” компаниясе белән берлектә алып барыла.

Узган елда Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының туризм өлкәсендә һөнәри эшләүчеләрне әзерләүгә бик нык игътибар ителде.

Дәүләт комитеты тәкъдиме белән, 2017 елның 15-17 май көннәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасының муниципаль бердәмлекләрендә туризм белгечләрененең квалификациясен арттыру программасы өченче тапкыр уздырылды. Бу чарада республиканың 20 муниципаль бердәмлекләреннән 30 белгеч катнашты.  2018 елда бу программаны дәвам итү каралган.

2017 елда туристик оешмалар, кунакханә, ресторан вәкилләре, уку йортлары укытучылары,  милли парк хезмәткәрләре, экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләр, барысы - 150дән артык кеше “Туризм индустриясе белгечләренең квалификациясен күтәрү илкүләм укыту системасы” дип аталган читтән торып уку программасын уздылар. Укыту Федераль туризм агентлыгы белән берлектә оештырылды.

Республиканың Дәүләт комитеты КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә тәрҗемәче гидлар әзерләү буенча 5 тел юнәлешеннән (фарси, кытай, алман, француз һәм гарәп телләре) уку-укыту курслары оештырды. Укучыларның гомуми саны 50не тәшкил итте. Соңгы 3 ел эчендә 150 чит тел белгечләре әзерләнгән.

Экскурсия үткәрү хезмәтенең  сыйфатын арттыру максаты белән 2017 елның 12-14 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының экскурсоводлар гильдиясе белән берлектә Дәүләт комитеты тарафыннан 120 экскурсовод өчен укыту оештырылды.

Узган елда Татарстан Республикасының кунакханәләр берләшмәсендә һәм туризм буенча профильле уку йортларында алдынгы кунакханәләр базасы белемнәре нигезендә студентларның практика үтү система уңай үзгәрешләр күрде. Нәтиҗәдә 9 югары уку йорты студентлары Татарстан кунакханәләрендә тәҗрибә үтә алды, ә кунакханәләр эшче көчләр резервы туплады.

Татарстан республикасы кунаклары өчен яхшы мохит тудыруда студентларның өлеше бик зур.

2017 елның 1 майдан алып 31 августка кадәр Дәүләт комитеты ярдәме белән Татарстан республикасының туризм өлкәсендә эшләүче волонтерлар берләшмәсе һәр ел оештырыла торган "Кунакчыл Казан" проектын тормышка ашырды. Татарстан башкаласының иң җанлы урамнарында волонтерлар туристлар өчен кызык булган барлык мәгълүматны, шәһәрнең истәлекле җирләре һәм хезмәт күрсәтү урыннары турында Россия һәм чит ил кунакларына сөйләп тордылар. Проектны тормышка ашыру барышында волонтерларга йөз меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

2017 ел дәвамында туризм буенча Дәүләт комитеты бишенче WorldSkills Russia милли чемпионатына конкурсантлар әзерләүдә зур эш алып барды. Бәйгенең финалында “Кунакханә администрированиесе” компетенциясе буенча Халыкара сервис көллияте студенты Шакирова Адель икенче урынны, “Туризм” компетенциясе буенча өченче урынны Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары Гурьянов Игорь һәм Пудикова Ирина яулады.

2017 елда WorldSkills Russia партиясе берлеге Дәүләт комитеты ярдәме белән түбәндәге махсус компетенция үзәкләре аккредитациягә лаек булдылар: “Рестораннарда хезмәт күрсәтү”  компетенциясе буенча Казан сәүдә-икътисад техникумы, “Кунакханә администрированиесе” , “Пешекчелек”, “Кондитер хезмәте” компетенцияләре буенча Халыкара сервис көллияте, “Чәчтарашханә хезмәте” компетенциясе буенча 41нче Һөнәри көллияте.

Узган елны Дәүләт комитеты туризм өлкәсендә һөнәри чаралар үткәрде.

25-27 октябрьдә Казан шәһәрендә кунакханә һәм ресторан бизнесы өчен икенче HORECA  һөнәри күргәзмәсе оештырылды.

2-3 ноябрьдә Федераль туризм агентлыгы ярдәмендә дүртенче “Киләчәк ориентирлары” халыкара туристик форум үткәрелде.

2017 ел форумының төп темасы – “Туристик җирлекләр белән гомуми идарә”. Бу форумда Россия Федерациясенең 35 регионыннан 1200 дән артык кеше катнашты, чит илләрдән килгән спикерларның саны 26га җиткән иде.

Елдан ел укучылар, студентлар һәм эшче яшьләр өчен үткәрелә торган “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган республика конкурсы сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыга. 2017 елда 27 муниципаль берәмлекләрдән 160 эш кабул ителде, конкурста Татарстанның 150дән артык уку йортлары катнашты.

Татарстан Республикасы өчен елның йомгаклау чарасы буларак “Туризм лидеры” республика бәйгесе тора. Хисап елында Татарстанның туризм тармагында эшләүче 23 хезмәткәр үз өлкәсенең әйдәп баручылары булдылар.

2017 елның туристик календаре түбәндәге якты вакыйгалар белән тулды:

  • Алабугада оештырылган Бөтенроссия Спасс ярминкәсендә 2017 елда йөз сиксән ике мең кеше катнашкан. Бу рекорд күрсәткечләр!
  • 2017 елда 47 мең тамашачы җыйган “Бөек Болгар” уртагасыр элементлы көч сынашу фестивале халыкара статусын алды һәм Россиядә үткәрелүче шундый чараларның иң зурысы булды.
  • “Зөя ухасы” дип аталган тәм-том фестивале өч мең ярымнан күбрәк халык җыйды.
  • Зөя утрау-шәһәрчегендә үткәрелә торган театраль сезоннарны 1500дән артык тамашачы күзәтте.

Әлбәттә, Татарстан кунаклары һәм яшәүчеләрнең игътибарын башка чаралар да җәлеп итми калмады. Алар арасында: Мамадыш районында үткәрелгән “Sunny Fest” креатив чаналар  бәйгесе, Питрәч районында уздырылган “Скорлупино” йомырка фестивале, Лаеш районында үткәрелгән “Каравон” бөтенроссия рус фольклоры фестивале, Алексеевск районының “Алексеевск кыңгырау чыңы” чарасы, Тәтеш районында уздырылган Балыкчы көне.

Татарстан эчендә үткәрелә торган яңа чараларны без һәрвакыт хуп күрәбез һәм республика муниципаль бердәмлекләреннән креатив фикерләр көтәбез.

2017 елның иң якты вакыйгасы – FIFA Конфедерацияләр кубогы булды.

“Казан Арена” стадионының Конфедерацияләр кубогының рәсми матбугат үзәгендә һәм “Пирамида” күңел ачу комплексының акредетация үтмәгән журналистлар өчен матбугат үзәгендә Татарстан Республикасының күргәзмә стендлары урнаштырылган. Аларда республикабызның туристик потенциалын күрә алабыз.

Конфедерацияләр кубогы үткәрелү вакытында чит телне белүче волонтерлар тарафыннан туристлар өчен мәгълүмати ярдәм күрсәтү шатерлары оештырылды. Әлеге вакыйга өчен “Татарстан: 1001 ләззәт” юлламасы, Татарстан Республикасы, Казан, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек болгар, Чистай,  Алабуга, Тәтеш  шәһәрләренең карта-схемалары рус, татар, инглиз, алман, кытай һәм испан телләрендә бастырылып чыгарылган иде. Бу чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан туристик үзәкләрнең йөреше уртача 25%ка  арткан.

“Россия Федерациясендә 2018 елда FIFA футбол дөнья чемпионатын, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогын оештыру һәм үткәрү” турындагы Федераль законны тормышка ашыру максаты белән Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре белән берлектә Дәүләт комитеты тарафыннан күмәк урнаштыру чаралары классификациясе өстендә эш башкарылды.

2017 елның ахырына Татарстан Республикасында барлык күмәк урнаштыру чаралары да бүленгән.

Хәзерге вакытта Татарстан буенча шәхси фатирларын туристларга арендага бирергә теләүчеләр саны артканнан арта бара. Казанда гына мондый мисаллар меңгә җитә. Чемпионат вакытында аларның бәяләре бик нык арта, хәтта чиктән чыга.

Шуңа да карамастан, массакүләм мәгълүмат чараларында футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелгән вакытта урнашу бәяләре турында әкияти сүзләр йөри.  Шуны әйтеп китәсем килә, республиканың кунакханәләрендә бәяләр федераль законга нигезләнеп кенә куела ала. (Россия Федерация хөкүмәтенең 2016нчы елның 10 февралендә төзелгән 89нчы карары: “Россия Федерациясе субъектларында 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда FIFA футбол дөнья чемпионаты үткәрелү вакытында кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү өчен бәяне җайга салу турында”).

Шәхси фатирлар һәм апартаментлар бу классификацияләр астына керми.

Фатирларны арендага бирү бәясенең кисәк артуы тикшерүче органнарының һәм Татарстан Республикасының Федераль салым хезмәте Идарәсе хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итәр дип өметләнәбез, чөнки бу өлкә Татарстан Республикасы бюджеты өчен яхшы керем чыганагы булырга мөмкин.

“Visit Tatarstan” туристик дестинациясен үстерү программасын гамәлгә ашыру максаты белән бөтен туристлык җәмәгатенең уртак хезмәте нәтиҗәсендә туризм өлкәсе яхшы динамика һәм зур күрсәткечләргә иреште.

2017 елда Татарстанга килүчеләрнең саны 3,1 млнга җитте. Бу сан 2016 белән чагыштырганда 7% ка күбрәк. Чит ил кунакларының  саны 278 меңне күрсәтте. Иң күп туристлар саны Иран республикасы, Берләшкән Гарәп Эмиратлары, Алмания,  Индия,  Америка Кушма штатларыннан иде.

2017 елның нәтиҗәләре буенча Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтү күләме, катнаш тармакларны исәпкә алмаганда – 13,1 миллиард сумны, ә катнаш тармаклар белән (ашату, транспорт, кирәк-яраклар сатып алу чыгымнары) – 20,7 миллиард сумны тәшкил итә. 2016 ел белән чагыштырганда 12%ка күбрәк.

2017 елда Татарстан Республикасы туризм өлкәсеннән салым түләүләре буларак 4,4 миллиард сум акча алган.

2018 елда Татарстанның туризм өлкәсен бик зур эшләр көтә. Бу ел Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты каршында яңа бурычлар куя.

Беренчесе. FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә үткәрү. Тәгаенрәк әйткәндә, күбрәк туристларны җәлеп итү, аларның урнашу урыннарында уңайлыклар тудыру һәм туристик инфраструктура объектларында сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү.

Икенчесе. “Visit Tatarstan” туристик дестинациясе үсеше программасын тормышка ашыру.

Татарстанның Россиякүләм һәм халыкара базарларда үстерү, туристик ял итү проектларына инвесторлар табу, сәяхәтчеләр өчен яңа вакыйгалы чаралар  оештыру һәм аларны үстерү, Татарстан Республикасында туристик навигация системасын барлыкка китерү – болар барысы да төп максатлар рәтендә тора.

Өченчесе. Яңа республика туристик продуктлар барлыкка китерү.

Бүгенге көнгә Татарстан кунаклары өчен бик күп туристик хезмәт яисә товар тәкъдимнәре бар. Ләкин бөтен туристик программалар мәдәни танып белү маршрутлары нигезендә генә төзелә һәм гадәттә бер-берсеннән бары исемнәре белән генә аерылалар.

2018 елда актив ял төрләре, җирле халык тәҗрибәсе, безнең гореф-гадәтләр һәм табигый ресурслар белән тулыландырылган яңа маршрутлар төзелергә тиеш.

Дүртенчесе. Татарстан Республикасының муниципаль районнарында туристик инфраструктураны барлыкка китерү. Әлеге бурыч мәгълүмати киңлекне үстерү, туристик маршрутларны төзекләндерү, туризм өлкәсендә белгечләр укытуны күздә тота.

Бишенчесе. Туризм өлкәсенә мәгълүмати санлы технологияләр кертү.

Бүгенге көндә без туризм тармагында интернет технологияләр, виртуаль һәм чынбарлык белән тулыландырылган технологияләр  белән кулланырга тиешбез.

Туризм үсеше Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең көнкүреш тормышын яхшыртырга мөмкин: эш урыннарың саны күбәя һәм салым түләүләре арта.

Без Россия эчендә беренчелекне алып бару белән генә канәгать калырга түгел, ә дөньякүләм туризм базарында көндәш булырдай дәрәҗәгә ашкынырга тиешбез.

Безнең бурычыбыз – туризм өлкәсенең Россия күрсәткечләреннән дә югарырак булган һәръяклы үсеше һәм еллык темпын арттыруы.

Һәр Татарстан кунагының тагын бер кат булса да кире кайтырга теләве һәм үзе белән балаларын, дусларын алып килеп татар җиренең байлыгы, матурлыгы һәм күңел җылысы турында сөйләве - безнең көчебездән килгән эш!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International