Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында «Татарстан Республикасында Яӊа ел бәйрәмнәренеӊ туристик программасы турында» дип аталган брифинг узачак

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

12 нче декабрь 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында «Татарстан Республикасында Яӊа ел бәйрәмнәренеӊ туристик программасы турында» дип аталган брифинг узачак. Брифингта Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Туризмны үстерү комитеты» муниципаль бюджет оешмасы директоры Дарья Санникова, ««Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет оешмасы фәнни эшләр буенча директор урынбасары Светлана Коновалова, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын үстерү буенча генераль директор урынбасары Тәнзилә Агишина, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү буенча директор урынбасары Лилия Сафина, «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы туризм бүлеге башлыгы Алла Елисеева катнашачаклар. Алар Татарстанда Яңа елга әзерлек буенча нинди эшләр алып барылуы, Яңа ел каникулларына күпме турист көтелүе һәм нинди мәдәни һәм күңел ачу программалары әзерләнгәнлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук, брифингта катнашучылар журналистлар сорауларына җавап бирәчәкләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International