5 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты белән Iran Markaz компаниясе (Иран Ислам Республикасы) арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Iran Markaz компанисе директоры Якоб Гасеми 5 еллык хезмәттәшлек турындагы рәсми килешүгә кул куйдылар.
Белешмә өчен: Iran Markaz компанисе Иран дәүләтенеӊ туризм һәм сәяхәтләр өлкәсе базарында эшли. Ул, беренче чиратта,чит ил туристларына дөньякүләм мәдәни мираска караган тарихи һәйкәлләрне килеп күрү мөмкинлеген үз эченә алган экскурсион программалар тәкъдим итә.