Казан үзенә килүче сәяхәтчеләр өчен хостеллар популярлыгы белән алдынгы шәһәрләр рейтингында

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Россиядә хостелларны иӊ күп броньлау өчлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре керә. Чит илдә лидерлар булып Барселона, Хельсинки һәм Прага шәһәрләре тора. Хостелларны сайлаучы сәяхәтчеләрнеӊ 93% балаларсыз сәяхәт итүчеләр. 67% очракта аларныӊ сәяхәте 3 тәүлектән артмый.

 

Хостеллар һәм 1 һәм 2 йолдызлы кунакханәләр 2017 нче елныӊ январь – октябрь айларында броньлау күрсәткечләре буенча иӊ динамик сегмент булдылар. OneTwoTrip клиентларыныӊ хостеллар броньлауга ихтыяҗларыныӊ динамикасы 2016 нчы ел белән чагыштырганда броньнарныӊ гомуми саныннан 21% ка, 1 һәм 2 йолдызлы кунакханәләрне броньлаудан – 37% ка артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International