ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина Марий Эл Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Ул «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын тәкъдир итү белән чыгыш ясады, әлеге проектны үстерү планнары турында сөйләде, шулай ук мари хезмәттәшләренә милли туристлык маршрутын гамәлгә ашыру кысаларында уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин катнашты, ул республика туроператорларына 2024 елда елга навигациясенә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган маршрутларны тәкъдим итте.

Иң популяр туристлык юнәлешләре арасында елга сәяхәтләре Зөя утрау – шәһәренә, Бөек Болгарга, Тәтешкә, шулай ук күрше төбәкләргә Чебоксар һәм Ульяновск шәһәрләренә  кадәр.

Татарстан Республикасы һәм аның шифаханәләре  Russian Travel Awards III Бөтенроссия премиясендә «Шифаханә һәм сәламәтләндерү туристлыгы төбәге» номинациясендә мактаулы икенче урын яулады. Санкт-Петербургта узган финал этабы төбәкләрнең үз шифаханәләрен һәм шифаханә-курорт мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен мәйданчык булды.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында быел РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең Татарстан Республикасының РФ дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 28 февралендә 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән компанияләренә ярдәм итү экосистемасы» темасына вебинар үткәрә.

Вебинарда экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, мәсәлән, Татарстан Республикасында чит ил туристларын кабул итү белән шөгыльләнүче туроператорларга ярдәм итүнең төрле чаралары яктыртылачак.

 Fun& Sun федераль туроператор чакыруы буенча хезмәттәшләр Мәскәүгә 19 февральдә очып килделәр, ә 23 февральдән алар Татарстан Республикасында кунакта. Индонезиядән килгән 21 туроператор һәм журналист өчен Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туристлык потенциалын тәкъдир итте.
Туроператорлар белән очрашуда виза алу, шулай ук мөселманнарның Татарстанга  килү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Россиягә бару өчен Индонезия халкына 4 көн эчендә рәсмиләштерелә торган электрон виза бирелә. Кунаклар Казанның төп туристлык объектлары белән таныштылар, Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Бөек Болгарда булдылар.


24
февраль, 2024 ел
шимбә

Горки-Әмәт урманында  «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел»  III спорт-тарихи фестивале уза.

Фестиваль ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.

Иртәдән үк фестиваль мәйданчыгында төрле яшь категорияләре арасында чаңгы узышлары һәм тарихи биатлон буенча ярышларда катнашучы командаларга старт бирелде, чаңгы узышларында җиңүчеләрне 16 номинация буенча билгеләячәкләр.


23
февраль, 2024 ел
җомга

22 февральдә интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы заманча экспозиция киңлеге -  Киләчәк уеннары шәһәре үз эшен башлады.

Киләчәк уеннары шәһәре 3 мартка кадәр эшләячәк. Беренче халыкара мультиспорт турниры кунаклары фиджитал-дөньяга чума, үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары белән очраша һәм аралаша алачак.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Бөтендөнья экскурсоводлар көне белән котлый:

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сездән башка туристларның шәһәр һәм төбәк белән тулы танышуын күз алдына да китереп булмый, чөнки нәкъ менә сез тарихи һәйкәлләрнеж барлык  серләрен  чишәргә ярдәм итәсез, туристларны безнең мәдәният һәм гореф - гадәтләр белән таныштырасыз һәм, әлбәттә, аларны безнең матур җиребезгә-Татарстанга гашыйк итү өчен барысын да эшлисез.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс энергия, илһам, кызыксынучан һәм рәхмәтле туристлар телибез! Профессиональ багажыгызны яңа белемнәр белән тулыландырырга һәм үзегез һәм кунакларыгыз өчен Татарстанның яңа искиткеч почмакларын ачарга онытмагыз!»


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Очрашу ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашында узды. Казахстан Республикасы делегациясе Татарстанга Киләчәк уеннарын ачу тантанасында катнашу өчен килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International