ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты турында

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең туризм өлкәсендә дәүләт идарәсе, тармакара хезмәттәшлек һәм туристлык индустриясен һәм кунакчыллыкны үстерү максатларында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән гамәлләрне килештерү буенча функцияләрне гамәлгә ашыручы тармакара компетенцияле  башкарма органы.

Дәүләт комитетының төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- туризм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашу;

- туризм өлкәсен үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен һәм стратегиясен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру;

- туризм, туристлык индустриясе һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән хезмәттәшлек итү;

- туристлык базарында катнашучылар белән хезмәттәшлек итү, туризм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда юридик һәм физик затларга дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру.

Дәүләт комитеты туристлык өлкәсендә идарә итүнең төп функциясен башкару өчен җаваплы булып тора.

 

Элемтәләр:

Телефоны: (843) 222-90-20

E-mail: tourism.rt@tatar.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International