Индонезия туроператорлары һәм журналистлары Татарстан буенча инфо-турда катнаштылар

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

 Fun& Sun федераль туроператор чакыруы буенча хезмәттәшләр Мәскәүгә 19 февральдә очып килделәр, ә 23 февральдән алар Татарстан Республикасында кунакта. Индонезиядән килгән 21 туроператор һәм журналист өчен Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туристлык потенциалын тәкъдир итте.
Туроператорлар белән очрашуда виза алу, шулай ук мөселманнарның Татарстанга  килү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Россиягә бару өчен Индонезия халкына 4 көн эчендә рәсмиләштерелә торган электрон виза бирелә.

Кунаклар Казанның төп туристлык объектлары белән таныштылар, Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Бөек Болгарда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International