Татарстан Республикасында 262 экскурсовод аттестацияләнгән

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 262 экскурсовод аттестация узган, 2023 елда 231 экскурсовод, ә 2024 елда 31 экскурсовод уңышлы аттестацияләнгән .

2022 елдан экскурсия эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар өчен мәҗбүри аттестация узу турындагы таләп үз көченә керде. Экскурсоводларны (гидларны) һәм гид-тәрҗемәчеләрне аттестацияләү «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә үткәрелә.

Аттестация кысаларында экскурсоводлар тест узарга һәм телдән квалификация имтиханы тапшырырга тиеш. Аттестация сынауларын уңышлы узу нәтиҗәләре буенча экскурсоводларга билгеләнгән үрнәктәге күкрәк идентификация карточкасы (бейдж) бирелә.

Закон таләпләре буенча, 2024 елның 1 июленә кадәр барлык экскурсоводларга дәүләт аттестациясен үтәргә кирәк.

Аттестация узу шартларын һәм киләсе утырышлар даталарын төгәлләү өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында элемтәдә торучы зат-Мөфәзалова Лилия Радиковна, тел. (843) 222-90-55, электрон почтасы: Liliya.Mufazalova@tatar.ru .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International